ТЕШӘҮЛЕ с. Тешәлгән, сырлары, тешләре яхшылап ясалган. Шулай да Гапсаттарның борыны ис сизүчән, корсак эчендәге тегермән ташлары тешәүле аның. Ф.Яхин. Ике көпчәкле арба тартып, үз кулы белән җеген җеккә берәмтекләп утаган, тешәүле урак белән урган, шәп итеп тапалган --- үләнне тартып кайткан юллар --- Хәйгә ел буена җитәрдәй әллә нинди бер ләззәт тойгысы бирә торган иде. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә