ТЕШӘ’Ү II ф. 1) Тешле кисү, уру коралларының тешләрен үткенләү. Аларның бабалары Ногман Шәрәфиев гап-гади тимерче булган. Бигрәк тә кул уракларын оста тешәгән. Т.Нәҗмиев 2) Тешләр, чыгынтылы детальләр ясау. Менә хәзер ул картайган, аның чаларган сакалы, үзе тешәгән соры кабага охшап, сирәкләнеп калган. Г.Бәширов Тешәп алу Тиз генә бераз тешәү Тешәп кую Алдан ук тешәү Теши башлау Тешәргә тотыну Теши төшү Тагы да бераз тешәү |