ТЕШ и. 1) Авыз куышлыгында ашамлыкны тешләп алу, чәйнәү яисә вату өчен хезмәт итә торган, аскы һәм өске казналыклар буйлап ике параллель рәт ясап тезелгән сөяк үсентеләрнең һәрберсе. Аның да вакыт-вакыт тешләре сызлап куя. А.Хәсәнов. --- бозау чаклы эт тешләрен ыржайтып аңа карап тора. З.Хөснияр 2) Кайбер махсус җайланмаларда, коралларда тигез ара калдырып урнашкан чыгынтыларның берсе. [Шәмсия кылычны күтәреп карап:] Моның алты-җиде тешен сындырганнар. М.Гафури. Мин шестерняларның тешләрен, хедерның бармакларын санап карыйм. Г.Галиев 3) Нинди дә булса эш кораллары, механизм һ.б.ш.ларда нәрсәне дә булса эләктерү, эләктереп тарту, эләктереп өзү өчен ясалган очлы чыгынты. Җиргә ипсез сугылып, тырма теше дә сынып чыкты. З.Мурсиев. Уракның тешләре коелган, буш нигезләр күп. Р.Батулла ◊ Теш агарту 1) Авыз ачып кирәксез, урынсыз сүз әйтү; тын чыгару; сөйләп ташлау, кирәкмәгәнне ычкындыру. Ишетсен колагың: әти алдында тешеңне агартасы булсаң, бел аны! Г.Бәширов. Ул хакта теш агартып сүз әйтәсе булма миңа! В.Нуруллин; 2) Елмаю, авыз еру. Һәрнәрсәдән кызык табып, теш агартырга сәбәп эзләп утыручыларга бу җитә калды. М.Хәсәнов. Теш азаулану Нинди дә булса эштә һәртөрле кыенлыкларга каршы көрәшеп тәҗрибә туплау; азау яру. Төзелешләрдә теше азауланып беткән, өченче көн генә акыллы киңәшләр, төпле фикерләре белән җанны эреткән, юаткан Туркин бүген берни дәшми. А.Гыйләҗев. Теш арасына кыстыру Нәрсәне дә булса азык урынына ашау турында. Бондаренко! Теш арасына кыстырырдай ниең бар? Х.Хәйруллин. Син безгә теш арасына кыстырырлык берәр нәрсә бирә алмассыңмы, икебез дә ач. Р.Батулла. Теш арасыннан Ачу, ризасызлык, мыскыллау һ.б.ш.ларны белдереп әйтү, сөйләшү турында. – Мине эштән алсалар, карап карарбыз әле, – диде ул, сүзләрен тешләре арасыннан сөзеп, – яңа директор ни кыйратыр икән. А.Вергазов. Сүзен ул теш арасыннан сайлап кына чыгара, чамалап кылана. Д.Зөбәерова. Теш арасыннан (тартып, каерып) та алып булмый Эчендәгесен һич белдерми торган, серле яки гомумән бик аз сүзле кеше турында. Сарҗан агай иң кирәклесен дә теш арасыннан тартып алып булмый торган йомык бер адәм икән. С.Рафиков. Теш белән әргән уйнау Туңудан теш тешкә тимәү, калтырау, дерелдәү. – Күрәсең ич, теше белән ничек итеп әргән уйный, боз астын күрмәгәч, без беребез дә алай уйный белмибез, – дип тешләрен ыржайттылар икенчеләре. Ф.Хөсни. Тешен кою к. тешен чүпләү. Сиздек эшеңне, коярбыз тешеңне. Әйтем. Тешен санау к. тешен чүпләү. Тешен чүпләү Авызга сугып тешләрне төшерү. Мин, үз тешемне калдыруга караганда, кеше тешен чүпләүне артыграк күрәм. Ф.Хөсни. Теше сирәк Сер тотмас. Имеш, минем тешем сирәк, авызымда сүз тормый. Т.Гарипова. Теше тешкә тимәү Артык туңудан яки куркудан авыз тирәсе калтырау, дерелдәү турында. Коя гына яңгыр, кая барсыннар инде бу бичаралар, күшегеп беткәннәр, тешләре тешкә дә тими... Р.Батулла. Туңудан калтырап, тешләре тешкә тия башлагач, яңгыр суын чапылдата-чапылдата бер урында сикергәләргә тотынды. Р.Вәлиев. Теше чыгу Нинди дә булса эштә озак эшләп, тәҗрибә туплау, остару. [Сафиның] Тире сатып, йон алып чыккан теше. Г.Тукай. [Һидият белән Җаббар] балык тотып тешләре чыккан халык. Ш.Камал. Теш кайрау 1) Ашарга җыену; ашыйсы килү. Көтә бу кыздырган балык, тешен кайрый. Хатыны моның алдына бер табак салма китереп куя. Әкият; 2) Үч алырга җыену, үч тоту, үч саклау. Ачуы хәттин ашкан иде: теш сызлавын да онытып, сакчыга теш кайрады. Д.Булатова. Теш кайрап йөрүеңне мин бик яхшы сизәм. Г.Кутуй; 3) Нинди дә булса эш башкарып ташларга җай, сылтау яки вакыт чамалау. Пристав күптән теш кайрап йөргән мәдрәсәне бикләп куярга бик уңайлы сылтау тапкан икән. С.Кудаш. Беләм, анда бар да миңа теш кайрыйлар... А.Гыйләҗев. Тешкә тию Эчне пошыру, нервыга тию, борчу. Төерле тел тешкә тия. Мәкаль. Шау-шу тешкә тиярлек дәрәҗәгә җитә башлагач, Солтан, уң кулын күтәреп, тынычлык сакларга чакырды. А.Расих. Тешкә тия торган «инородец» атамасы сүзлектә «әҗнәби» дип бирелә. А.Тимергалин. Теш корты 1) Сызлый торган, авыру тешнең нерв очлары ялкынсынуы. Теш кортын дошманыңа күрсәтмәсен! Д.Булатова; 2) Җанга төшеп, бик ялыктыра торган нәрсә. Карлыгач атын ашыктырырга тотынды. Күк байтал: «Әй, теш корты булдың ич, таманысы!» – дигәндәй, дилбегә тартканга койрыгын гына селкеп куя иде. Г.Бәширов. Теш күрсәтү Ныклы чаралар кулланып көрәшергә, сугышырга әзер икәнлекне белдерү. Борһан бер дә юкка кайнап, ачуыннан ярсып утыра бирде: «Мин – карт бүре, минем әле сезгә генә тешемне күрсәтерлегем бар». М.Хәсәнов. – Озатып карагыз... – дип, тешен күрсәтеп маташты. А.Тимергалин. Теш кыҗрау к. теш кайрау. Чын батыр яу кыйраганда кул башлар, чын чәчән теш кыҗраганда сүз башлар. Мәкаль. Теш кысу 1) Нинди дә булса халәткә: рухи көчәнеш, ачу, ярсу, авырту һ.б.ш.га түзү; 2) Барлык көчеӊне, ихтыярыңны туплау, түзү, чыдау. Авыр вакыты була – теш кысып яшисең. М.Мәһдиев. Авыр чакларда күңелеңне көлке-мәзәк белән юата идеңме, әллә теш кысып түзәргә туры килдеме? Р.Вәлиев; 3) Бик нык ачуланып ярсу, рәхимсезләнү. Теш кысып ата. Ф.Кәрим. Нигә Василий җиңел генә гаризасын тартып алды? Тешләрен кысып, усалланып язган иде бит ул аны. А.Гыйләҗев. Теш сугу Үз мәнфәгатеӊ өчен бәхәсләшү, сатулашу, телләшү. Хәйрулла белән Андрей, бик зур эш күндереп кайткан шикелле, үзләренең «сәфәр мәшәкатьләре», анда баргач, буфетчыны таба алмыйча аптырауларын, аның белән ничек сатулашу, теш сугулары турында үзләренчә бик кызык иттереп сөйләргә азаплана иделәр. Ш.Камал. Теш суыру 1) Теш арасыннан сызгыртып эчкә һава алу. – Да, ни мишалы бы берәр кырыкмышны суйганда, – дип куйды Баһави, тешен суырып. А.Расих; 2) Ашарга булмау, ач утыру. Теш төбенә төшү Үзәккә үтү, бик нык йөдәтү. Аның [Гәрәйшаның] теленә эләксәң, теш төбеңә төшә инде ул. Ш.Маннур. Теш төшү Нәрсәне дә булса озак көтеп, картаю. [Гыйният – Исхакка:] Син булмыйча? Син дип теше төшә ич инде ул Сафиянең. Н.Исәнбәт. Теш уңае Сылтауга уӊай килеп тору турында. Бу тамаша шәкертләргә теш уңае булды. Алар сугышка китүче солдатларны тамаша кылуны үзләренә гадәт иттеләр. К.Тинчурин. Теш үтү 1) Тешләр белән чәйнәп ашый алу. Кара икмәкне кимердек, Теш үтмәс каты көйгә. Г.Камал. Чикләвекләрең булса ни, Гатауның тешләре синең чикләвекләреңә генә үтәрлек. М.Фәйзи; 2) Кемне, нәрсәне дә булса усаллашып җиңү, каты көрәшеп яки көчле тәэсир итеп үзеңнекен булдыру. Чыннан да, Тукай могҗизасы күпләр өчен теш үтмәс каты төен булды. Р.Батулла; 3) Китап, гыйлем, фән кебек катлаулы нәрсәләрне аңлый алырлык булу. Иркенләп китап укыйм дисәм, китаплары бөтенләй кызыксыз булып чыкты. Теш үтмәслек химик формулалар белән тулганнар. А.Расих. Әле хәзергә гарәп белән фарсыга минем тешем үтми иде. Г.Бәширов. Теш шакылдату 1) Ашарга таба алмыйча, ач тору турында; 2) Суыктан калтырау. Бу комсыз нәрсә [тимер мич] бер атна эчендә бөтен утыныңны ашап бетерер. Утыр аннары тешләреңне шакылдатып. А.Шамов. Теш шыгырдату 1) Ризасызлык күрсәтү, ачулану, ярсу. Ә Шәүкинең күршесенә ачуыннан тешләре шыгырдады, рәнҗүдән күз яшьләре бәреп чыкты, үзе ыңгырашты, «су, су» дип саташты. Р.Гаффар; 2) Һөҗүмгә атлыгып, ярсып тору. Исерек атаның тавыш чыккан саен әнисен яклаган малаена булган нәфрәттән каны кайнады, күзләре кыргый этнеке шикелле ялтырады, ач бүренекедәй тешләре шыгырдады. Г.Гыйльметдинова. Теш шытырдату к. теш шыгырдату. Теш ыржайту 1) Мәгънәсез, кирәкмәгәнгә көлү, теш агарту, авыз еру. Елмая дисәң дә ярый, димәсәң дә: тешен ыржайткан. А.Тимергалин; 2) Ачуын күрсәтү, янау, куркыту. Шигырьләренә һәм фельетоннарына кертелгән байгуралар һәм кадими затлар шулай ук таралышкандыр, димәк, оясына поскан эттәй теш ыржайтып калучылар булмас. М.Хуҗин. Ни миче, ни савыт-сабасы булмаган, һәр почмагыннан фәкыйрьлек, ачлык, үлем теш ыржайтып торган бу йортта күчеп килүчеләргә үрнәк булырдай бернәрсә дә күренми иде ---. М.Галәү. Теш ялтырату Күп сөйләшү, сер тотмау. Малайлар әле серне белмиләр, әпен-төпен килеп теш ялтыратучы, серне бик тиз чишүче без түгел. К.Миңлебаев. Теш ястыгы Ризык, ашамлык. Ашармын, тик теш ястыгыңны гына кызганма. М.Әмир |