ТЕХНОЛО’ГИЯ и. гр. 1) Җитештерүнең билгеле бер тармагында эшкәртү алымнары, ысуллары җыелмасы. Нәшрият «казанын»: китапны басарга әзерләү, текстны төзәтү, аны төрле экстралингвистика, полиграфия чаралары белән тулыландыру, бизәү, авторлар белән эш итү технологиясенең чын белгече --- энциклопедик белемле, эрудицияле галим-мөгаллим иде ул. И.Низамов. Укытучыларыбыз мондый әңгәмәләрдә балаларга әзер әхлакый нормалар биреп кенә калмыйлар, иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп, --- анализ ясарга өйрәтәләр. З.Исламов

2) Шул алымнар, ысуллар җыелмасының фәнни тасвирламасы. Аннары күнгә чигү тарихы һәм технологиясе белән танышабыз. Р.Бәшәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә