ТЕХНИ’ЧКА и. рус сөйл. 1) Җыештыручы хатын-кыз, хезмәт күрсәтүче персонал. Техничкалар, кайсы чиләк, кайсы щётка тоткан булып, классларга таба сибелделәр. М.Мәһдиев. Техничка Миңлебикә кыңгырау шалтыратырга мәҗбүр булды... К.Кәримов 2) Юлдагы автомобильләр, тимер юл һ.б.ш.ны төзәтү өчен җибәрелә торган махсус автомобиль, техник ярдәм машинасы |