ТЕХНИЦИЗМ и. рус 1) Билгеле бер эшнең техник ягы белән аның эчтәлегенә, асылына зыян китерерлек дәрәҗәдә мавыгу күренеше. Шпенглер әйтүенчә, иртәме яки соңмы Көнбатышта, андагы гавам исән калган хәлдә, бүгенге шәрә, җимергеч техницизмга алмашка иҗади һәм рух үсешен алга сөргән яңа культура туачак. Н.Шәрифуллин 2) әд. Матур әдәбиятта техниканы тасвирлау белән мавыгу юнәлеше. Башкорт әдәбияты галиме К.Әхмәтйәновның раславына караганда, Һ.Такташ һәм Х.Туфан иҗатлары тәэсирендә башкорт шигърияте техницизмнан, машинизмнан тизрәк арына. Ф.Галимуллин |