ТЕ’ХНИКА и. рус тех. 1) Җитештерү өлкәсендә кулланыла торган хезмәт кораллары, чаралары һәм акыл эшчәнлегенең шуларны өйрәнүгә, куллануга, камилләштерүгә бәйле өлкәсе. Хәзерге заман компьютер техникасы һәм башка төр прибор, машиналар теле инглиз, латин графикасына корылган бит. Ә.Кәримуллин. Ә беләсезме ни өчен японнарның техникасы алда, тормышы бай, матур? Р.Батулла 2) Хезмәт чараларын куллануның билгеле бер тармагы, шул тармакка караган фәнни-гамәли нигезләр 3) Машиналар, җайланмалар, җиһазлар. Эшче көчләр җитешми, техника бик шәптән түгел. Ф.Хөсни. Ниһаять, миңа да бәхет елмайды: хәрби техника төягән транспортка эләгеп, Утраулардан качтым һәм, ничек итсәм итеп, Манилага килеп җиттем. И.Хуҗин 4) Билгеле бер эштәге алымнар һәм ысуллар җыелмасы. Болар миңа сулыш алу техникасын, тавышның терәге кайда икәнен күрсәттеләр... Р.Батулла. Бары тик ул гына сөйләм аппаратын хәрәкәткә китерә һәм әйтү техникасын сөйләүченең иҗади ихтыярына буйсындыра. Ш.Асылгәрәев 5) Сәнгатьтә тышкы осталык һәм һәрбер сәнгать вәкиле үз өлкәсендә яхшы белергә тиеш булган алымнар системасы. Аның язучылык техникасына ия булу, әдәби алмаш тәрбияләү турында әйткәннәре истә калган. С.Хәким. Димәк, шигырь техникасы, поэзия дөньясы аңа практик рәвештә таныш. А.Гариф |