ТЕ’ХНИК II и. рус 1) Урта техник (I) белеме булган хезмәткәр. Аларның өлкән улы Искәндәр, техникум тәмамлап, кайбер алман егетләре дә башкара алмаган эшкә – тимер юл хезмәтенә техник булып урнашты. Т.Әйди 2) Техника өлкәсендә эшләүче кеше. Шул ук көнне кич белән, мин күрше авылларның берсенә киткән арада, Корбанов, Галиуллин һәм техник – өчәү – амбулаторияне килеп караганнар. Г.Кутуй |