ТЕ’ХНИК I с. 1) Техника (1 мәгъ.) белән бәйле; шул өлкәгә караган. Ә бер ярты сәгатьтән бригадага техник ярдәм машинасы килеп җитте. Н.Фәттах

2) Техниканы өйрәнүгә, куллануга яки үстерүгә бәйләнешле. Лицейның матди һәм техник базасын ныгыту, укыту-тәрбия эшләрен нәтиҗәле, максатчан алып бару өчен шартлар тудыру юнәлешендә зур тырышлык куйды. Г.Мөхәммәтшин. Техник прогрессның космик адымнар белән алга китүе --- матбугат, радио, телевидение информациясе – боларның һәммәсе дә бер телдән икенче телгә яңа сүз керүне туктаусыз ихтыяҗ итә. Х.Сарьян

3) Механизмнарны һәм машиналарны эшләтү процессына караган. Әгәр дә оештыра алмасак, әгәр дә колхозга керүчеләргә техник кирәкләрен җиткезә алмасак, шул чагында ни дип җавап бирербез? Ф.Сәйфи-Казанлы. Бобровкага тиздән техник үзенчәлекләре белән бөтенләй башка югарылыктагы яңа самолётлар – МИГ-19ның беренче үрнәкләре кайтырга тиеш, дигән хәбәр таралды шул көннәрдә. Р.Мөхәммәдиев

4) Төрле техниканы (машиналарны һ.б.ш.) куллану, файдалану белән бәйле булган. Техник бүлек

5) Техника өчен кирәк булган яки эшкәртелергә тиешле. Цех, әлеге дә баягы, техник кислотадан тыш, берникадәр күләмдә реактив сыйфаттагысын да эшләп чыгара иде. Э.Касыймов

6) Берәр нәрсәне эшләү, ясау, иҗат итүдә махсус күнекмәләргә бәйле булган. Спортчылар югары әзерлек һәм техник осталык күрсәтте. Кызыл таң

7) Җитәкче яки белгечләрнең кушканын үтәп йөри торган (хезмәткәрләр тур.). Техник секретарь



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә