ТЕТҮ ф. 1) Аерым сүсләрдән, җепселләрдән торган һәм укмашкан нәрсәне яңадан сүсәртү, тарткалап йомшарту; язу. Әнкәй теткән йондай Карлар коела күктән. М.Җәлил. Шул ук чыгыр һәм кәжә мамыгын тетә торган ая да бар. Х.Исмәгыйлев 2) күч. Җимерү; бөтенлеген бозу, тузгыту. Чит кешеләр бакчасын таптыйм, тетәм. Г.Тукай. Кара җанын тетеп фашизмның, Үләксәсен ташлыйк этләргә. М.Җәлил 3) күч. Кемнедер бик нык тиргәү, хурлау, яманлау. Кайсы колхоз персидәтеле мәктәп директорын булышмый дип эләкләгән дә, аны шул трибунадан ничек тетәләр?! Р.Газиз. Әбиләр тетә генә безне. Безнең гәҗит Тетә башлау Тетәргә керешү. Ул шулай дип әйтүгә, сәхнәгә түше белән үк диярлек яткан Гыйльми Салихы чәчрәп чыкты да председательне тетә башлады. А.Гыйләҗев Тетеп бетерү Бик нык тетү; тетүне тәмамлау. Көчле җил һәм боз бакчадагы барлык яшелчәләрне: бәрәңге, помидор, кыяр, суган һәм кәбестәне йолкып, тетеп бетерде. Дуслык Тетеп кую Алдан яки тиз арада тетү; гомумән тетелгән хәлгә китерү. Җырның сүзләрен ул үзенчә тетеп-тетеп куя, ул кисәкләрне тоташ моң белән, көй белән төрә дә аннары гына безнең арага тарата иде бугай. М.Мәһдиев |