ТЕТТЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. тетү . Районнан йон теттереп кайтып килә икән. М.Әмирханов

2) күч. Нинди дә булса эшне бик шәп, әйбәт, күңелле итеп башкару. Мактый инде Тинчуринны, теттереп мактый. Р.Батулла. Журналист халкы үткер шул, чит илнекеләрне теттереп тәнкыйтьлиләр, үзебезнекеләр турында гына ләм-мим. Ф.Дәүләтбаев

Теттерә башлау Теттерергә тотыну

Теттереп алу Берара теттерү; бераз теттерү

Теттереп кую Тиз арада теттерелгән итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә