ТЕТТЕРЕП рәв. 1) Каты итеп, мул итеп. Менә яңгыр теттереп ява башлады. Г.Газиз

2) Бик тиз итеп, бер дә тоткарланмыйча, иркен, рәхәтләнеп (сөйләү, сөйләшү һ.б.ш. тур.). Өлкән брат белән уртанчы брат үзара теттереп русча сөйләшәләр, ди. М.Әмир. Кешенең әле генә итәгеннән төшеп җиткән баласы да теттереп урысча сукалый, диген... Р.Гаязетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә