ТЕТРӘҮЛЕ с. 1) Тетри торган; аз гына калтырап, дерелдәп тора торган. Аның [Мәрьямнең] тетрәүле матур тавышы әле дә булса Мохтарның исеннән чыкмый иде. Ш.Камал

2) Тетрәүләр (II) белән барган. Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев --- тетрәүле, каршылыклы үзгәртеп корулар чорында да Республикабызны җитәкләп, хәвеф-хәтәрсез, газиз Тукаебыз әйтмешли, «җиктереп пар ат, туры юлына карап», чаптырып алып керде безне Яңа гасырга да! Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә