ТЕТРӘ’Ү II и. 1) Калтырану, дерелдәү, селкенү күренеше. Этләр җир тетрәвен алдан сизәләр, дип әйтәләр. Г.Әпсәләмов. --- бу һичкем теләмәгән сугышның башлануы аның өчен җир түгел, кояш тетрәвеннән яманрак булган иде. Ә.Еники 2) күч. Тетрәнү, көчле, авыр кичереш. Ачуы, ярсуы чамадан тыш көчле эчке тетрәүгә әйләнеп, мәетнең чыраен бугандагы кебек зәңгәрләтте, баклажан төсенә кертте. Ә.Гаффар |