ТЕТРӘ’Ү I ф. 1) Калтырап селкенеп тору (гадәттә зур, массив нәрсәләр тур.). Бераздан җир тетри башлый, һәм ул тетрәү көчәйгәннән-көчәя бара. М.Яһудин 2) Калтырану, калтырап кую. [Нәфисәнең] җирәнү һәм хурланудан бөтен тәне тетрәде. Г.Бәширов 3) Өзек-өзек булып чыгу (тавыш тур.). Аңа кирәкле зур «ТУ» соры бетон тасманың иң аргы башында, очарга хәзерләнеп, инде борылып ята, аэродром өстендә, таш-тау җимерелгән сыман, каты гөрелте тавышы тетрәп тора иде. М.Зарипов 4) Кискен һәм авыр хисләр кичерү (җан, күңел кебек сүзләр белән). Язмышыңнан тетри җан, Рухлар елый, җир селкенә. Һ.Такташ. Әмма кыз туктамады, күзләреннән яшь акты, җаны тетрәп үкседе, кемнәндер куркып качкан төсле чапты да чапты. Ф.Яхин 5) күч. Курку, куркыну. [Исмәгыйль:] Минем исемем ишетелгәндә, бөтен тирә халкы тетрәп торалар. М.Фәйзи Тетри башлау Тетрәргә тотыну. Тукай бәйрәмен үткәрәсе көнне таң алдыннан, ягъни 26 апрельдә, Ташкентта җир тетри башлый. Р.Батулла Тетрәп калу Кинәт, көтмәгәндә тетрәү. Олуг Мөхәммәд хан, шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, үзенең 3000 кешелек гаскәр башында торып, князь Василий II гаскәренә һөҗүмгә ташлана. Мондый кыюлыкны көтмәгән рус гаскәре тетрәп кала ---. М.Әхмәтҗанов Тетрәп китү Кинәт тетрәү. Тетрәп китәм – сезгә әйтелмәгән Рәхмәтләрем җанда тулгак тота. Р.Хисмәтуллин. Әлфия апа сөйләгән соңгы тарихтан мин тагын бер тетрәп киттем. Г.Җәлилова Тетрәп кую Кыска гына ара эчендә тетрәү. Тетрәп куйды йөрәк – Нәкъ шул мәлдә сине яраттым. Зөлфәт Тетрәп тору Өзлексез тетрәү; әле, хәзер тетрәү. Галәм иңләр акыл тетрәп тора селкенмичә яткан тәндә дә. З.Мансуров. Күпмедер вакыт җир тетрәп торды. Ялкын |