ТЕТРӘТҮ ф. йөкл. юн. 1) Дер селкетү, калтырату. Җир тетрәтеп, күпер ишелде. М.Җәлил. Таң беленә башлаганда, кыяны нигезенә кадәр тетрәтеп, ике җирдә бик каты шартлау ишетелде. Г.Әпсәләмов 2) Күӊелдә көчле хис кузгату. Иптәш, синең музыкаң таш йөрәкләрне дә тетрәтә. Г.Ибраһимов. Җан тетрәтеп килде көз башы. И.Сабиров 3) Куркыту, шом салу. Казанлылар Сөен-бикә теләгәнчә эш итсәләр, атасы Йосыф мирза, шулай ук нугай мирзалары Казан ханлыгына ярдәмдә булсалар, Казанның беренче ханлык булып калачагы вә шуның нәтиҗәсендә урысларны тетрәтеп торачагы билгеле иде. Һ.Атласи Тетрәтә башлау Тетрәтергә тотыну. Яңа кәнәфигә менеп утыргач та, Борчак Сәлименең ярсулы сүзләре һаваны тетрәтә башлый. Р.Низамиев. Менә бүген дә, яр астыннан дөнья җимерелгән тавышлар авылны тетрәтә башлагач, Текә Яр халкы, иртә таңнан ук бердәм кубып, ташу карарга йөгерде. Ф.Баттал Тетрәтеп кую Кинәт тетерәтү. Кәшәкәчеләр төртешкәләп тә алдылар, һәм, «Ак барс» капкасы янында мәхшәр булып, буталыш җанны тетрәтеп куйды. Ф.Яхин Тетрәтеп тору Даими тетрәтү; әле, хәзер тетрәтү. – Сезнең бабаларыгыз тикмәгә генә ике йөз ел урысларны тетрәтеп тормаган икән шул! – ди. Р.Батулла |