ТЕТРӘТКЕЧ с. 1) Селкетә, калтырата, тетрәтә торган 2) күч. Күңелгә бик көчле тәэсир итә торган. Прокурор гаепләнүчеләргә үлем җәзасы таләп итте, ә мин үземнең ялкынлы, тетрәткеч чыгышым белән аларның гомерләрен саклап калдым. М.Галәү. Синең өчен бу җырның «баласын җуйган болан эзеннән» дигән сүзләре тетрәткеч булса, бәлки, кемгәдер аның «башканы сөям» дигән сүзе барып ишетелер, дип куркам... А.Гыйләҗев |