ТЕТРӘНҮ ф. 1) Үзеннән-үзе тетрәп, селкенеп тору. Бөтен тирә-як кара янган. Бөтен нәрсә чайкала һәм тетрәнә. Г.Бәширов

2) Калтырап тору, калтырану. Әминәнең битенә кинәт кызыллык бәреп чыкты, иреннәре тетрәнеп куйды, йөзе әкренләп караңгыланды, иреннәре дә катып, агарып калдылар. Р.Вәлиева

3) күч. Кинәт кенә көчле һәм авыр хис кичерү. Тетрәнеп тәрәзәгә карыйм. Тышта йомшак кына ак кар төшкән, ак күбәләкләр сыман куыша-куыша... Р.Ишморат. Отелло бу илаһи тавышка чыдый алмый, тулып-ташып Дездемонага ташлана һәм үзенең саф, изге мәхәббәтенә кул суза... Зал сулыш алудан туктап тетрәнә. И.Салахов

Тетрәнә башлау Тетрәнергә тотыну. Кызның тавышы тулган ай нурына күмелгән иркен болын буйлап еракка таралды, сагыш-моң күкләргә ашып, сары ай тетрәнә башлады кебек. М.Маликова

Тетрәнеп алу Бераз, берара тетрәнү. Әле генә кара реакция эзәрлекләүләре, тикшерүләр, төрмәләр, судлар белән тетрәнеп алган татар яшьләре каршына чыгып, Тукай тарихи оптимизм тулы сүзләрен әйтә. М.Мәһдиев

Тетрәнеп калу Ниндидер вакыйгадан, тәэсирдән соң тетрәнгән хәлдә булу. Авыр югалтудан тетрәнеп калган Әхмәровлар Салих белән Валентинаның кавышуына киртә куймыйлар. Р.Зәйдулла

Тетрәнеп китү Кинәт тетрәнү. Мостафинның бөтен тамырлары буйлап әйтерсең ток йөгерә: ихтыярсыз тетрәнеп китә ул... А.Гыйләҗев

Тетрәнеп кую Кинәт тетрәнү; азга гына тетрәнү. Йокыдагы Айсылу тетрәнеп куйды, борылып ятты. Ф.Яхин. Сиңа рәхәт, әмма утрау тетрәнеп куя. М.Кәбиров

Тетрәнеп тору Даими тетрәнү; әле, хәзер тетрәнү. Әнә бит, алсуланган нәфис борын яфраклары ничек тетрәнеп тора. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә