ТЕТРӘНДЕРҮ ф. йөкл. юн. 1) к. тетрәтү

2) күч. Бик нык тәэсир итү; артык көчле хисләндерү. Сәгъдәтне иң нык тетрәндергәне шул булды. А.Хәлим

Тетрәндерә башлау Тетрәндерергә тотыну. Шөһрәте белән уң-сулны дер селкетеп торган олуг тәхет иясенең кабергә керүенә үк мирасын бүлешү башланып, көннәр хәвеф эчендә туа вә бәндәләрне тетрәндерә башлады. Ф.Яхин

Тетрәндереп җибәрү Кинәт тетрәндерү. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. М.Мәһдиев

Тетрәндереп кую к. тетрәндереп җибәрү. Үткәндәге гомеренең һәр шаһиты белән очрашу күңелен тетрәндереп куя, җан-бәгыренә көтелмәгән җәрәхәтләр сала иде. Г.Гыйльманов

Тетрәндереп тору Даими, гел тетрәндерү; әледән-әле тетрәндерү. Гарәп илләрен теракт арты теракт тетрәндереп тора. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә