ТЕТРӘК с. Тетрәүле, калтыраулы; тетрәп, калтырап торган. Корбангали карт куркынган тетрәк тавыш белән: – Ул инде шулай. Бер килеш ята инде ул, – диде. Ш.Камал. --- ике матур кара күз, көләргә дә, егларга да әзер тетрәк иреннәр, гайрәтлелекне, тырышлыкны, хәтта бераз да гыйнадчылыкны күрсәтә торган мөнтазам таррак маңлай. Й.Акчура



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә