ТЕТМӘ и. Тетелгән йон; тетү өчен билгеләнгән йон. Тетмәм дә юк эрләр өчен тарап, тетеп. З.Бәшири

Тетмәсен тетү 1) Тар-мар итү, таркату. Казаннан соң урысларның Әстерхан ханлыгына ябырылулары белән үк, --- Мәскәүгә каршы тагын ике фронт ачып, тетмәсен генә тетәсе калган да бит. Ш.Алпар; 2) Әрләү, сүгү, хурлау; бик каты тәнкыйть итү. Бөкре карчыкның теле телгә йокмый, күршесенең тетмәсен тетә. Д.Йосыпова. Әткәйләрнең дә тетмәсен теттем. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә