ТЕТЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. тетү . Итек басучылар аңа тетелгән йонга заказ бирә дә, ул, хуҗалыклардан йон җыеп, шуны тетеп сата. Шәһри Казан 2) Кием-салым, тукыма һ.б.ш. искереп, сизрәп, тузып бетү. Курсантларның өс-баш, аяк киеме таушалган, тетелгән. З.Мәхмүди 3) Бик нык ваткаланып, таралу хәленә килү. Өйнең итәкләре тетелгән, теләсә ничек ямап, тарттырып куелган. Н.Фәттах 4) күч. Сирәгәю, сыеклану, куелыгы кимү (томан, төтен һ.б.ш. тур.). Төтен тетелеп чыга тәрәзәдән. М.Җәлил 5) күч. Бик нык ваклану, уалып таралу. Басуның өсте тоташ казылган, туфраклары тетелеп ватылган иде. Дәрдемәнд 6) күч. Бик фәкыйрь хәлгә төшү 7) күч. Тазалыгын, сәламәтлеген югалту, таушалу. Бер гомердә мең кат алданылган, Өмет сүнгән, йөрәк тетелгән. К.Булатова 8) күч. Бөтенләй бушану, онытылу. Үлемне дә тоймас дәрәҗәдә тетелеп йоклады ул. Н.Гыйматдинова Тетелә бару Торган саен ныграк тетелү. Мәйданнан читкә таба ераклаша барган саен, карасу төстәге киезләре искерә, тетелә барган тирмәләр күренә. Г.Мөхәммәдова Тетелә башлау Тетелергә тотыну; тетелүгә табан бару. Инде тетелә башлаган кат-кат киемнәре, җәелеп киткән чабаталары аларның качаклар икәнлеген кычкырып тора иде. Ф.Бәйрәмова Тетелеп бетү Бик нык тетелү. Кайбер ачык калдырылган шкафларның шүрлекләрендә читләре тетелеп беткән папкалар, кәгазь төргәкләре күренә ---. М.Галәү. Аяк киемнәре тетелеп бетте. М.Мәһдиев Тетелеп тору Тетелгән хәлдә булу; кагылуга ук тетелү. Ералмасы [бәрәңге] әмән ком кебек, тетелеп тора. Көлдә пешкәнмени. Г.Әпсәләмов Тетелеп чыгу Тәмам эшкә яраксыз хәлгә килеп тетелү. Айга бер тапкыр бирелә торган чабаталар инде өзелеп, тетелеп чыкты, кешеләр аларны эшкә күтәрмә тагып кия башладылар. Ф.Бәйрәмова. Теге ямаулы бишмәтем, черек булгандыр инде, тәмам тетелеп чыкты. Безнең гәҗит |