ТЕРЧӘ с. Тере, тынгы белмәс, хәрәкәтчән, җитез, һәрвакыт актив булган (гадәттә балалар тур.). Бала дигәне – дүрт-биш яшьтәге терчә малай: «Әни!» – дип, «кунак кызы»на килеп сарылды. З.Хөснияр. Иркәләнү-сөелүдән туймый торган өч яшьлек Бибиҗамал – шомырт кара күзле, ут борчасы шикелле терчә кызы исә – Мостафаның кайгылы-хәсрәтле көннәрендә иң олы юанычы, шатлыгы, куанычы иде. Ф.Сафин |