ТЕРЦЕТ и. ит. 1) муз. Өч тавыш белән башкару өчен язылган вокаль әсәр (җыр, ария); өч башкаручыдан торган ансамбль. Беренче пәрдәдә терцет (Фәрит, Фатыйма, Разия) өчен шактый материал бар. М.Җәлил 2) әд. Өч юллы строфа. Әле кайчан гына берьялгызы хөкем сөргән ике юллы куплетларга күрше булып өч юллы куплетлар – терцетлар килә. Аннары мәйданга дүрт юллыклар – катреннар күтәрелә. Ш.Әхмәдуллин |