ТЕРСӘКЛЕ с. тех. Төрле күчәрдә урнашкан берничә буыннан торган. Хәмитнең тракторы двигателен салдырып куйганнар иде. Терсәкле валын кырдырып алып кайтканнар. В.Гали. Суга чупылдап барып төшкән чиләк, су белән тулып, чыгырны сөйрәде, коеның терсәкле тимер тоткычы зыр-зыр әйләнеп, коточкыч шау-шу куптарды. Д.Каюмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә