ТЕРСӘК и. 1) Беләкнең буынланып артка чыгып торган урыны. Көтүче Гамис чыбыркысын иңенә салса, буй җитмәс бер әкият каһарманына әйләнә, шундый чакта аның иске ботинкасы, терсәк турылары сыпылып уңып беткән зәңгәр күлмәге, ямаулы чалбары да өр-яңа булып күренә иде. М.Галиев. Кыз егетнең терсәк тирәсеннән йомшак итеп «умырып тотты». Р.Гаязетдин 2) Кием җиңенең шул турысы. Терсәге ямаулы мәктәп күлмәген еламсырап киюемне күреп, олы апам, мудный бит ул, дия иде. Татарстан яшьләре 3) Бармаклар очыннан алып кулның шул турысына кадәр озынлык; шуңа тиң озынлык үлчәү берәмлеге; зираг. Тоташ карадан киенгән руханилар исә, үзләренең яңа диннәренә таянып, тәреләрне җиде терсәк буйлык итеп ясаттылар. М.Хәбибуллин. Газиз картка бүген бәхет елмайды – иртә таңнан төшкә кадәр бер балык та тота алмаган иде, кайтырга җыенганда гына, терсәк буе кәрәкә эләкте. Г.Гыйльманов 4) күч. Механизм, машина һ.б.ш. җайланмаларда төрле штокларның, валларның бөгелеш урыны. Сер менә нәрсәдә икән: җиденче узелда аппаратның зур терсәген беркетәләр. Совет әдәбяты ◊ Терсәк белән төртеп Төрле гадел булмаган юллар белән башкаларны узып алга чыгу турында. Габдулла углы Туфан Миңнуллин – киң офыклы әдип, беркайчан да көндәшләрен терсәк белән төртеп өскә күтәрелмәде ---. Р.Батулла. Терсәк заманы Үз максатыӊа ирешү, син дигәнчә булсын өчен, этешеп-төртешеп, башкалар белән санлашмыйча яшәү. Уңай геройлар эзләмә, таба алмыйсың син аларны, ач күзеңне, тормыш бу, хәзер терсәк заманы: төрткәләп, таптап китмәсәләр – бик рәхмәт. Д.Булатова. Терсәкне тешләү Нык үкенү. Эшләмәсәң, үкенүдән терсәгеңне тешләрсең. Г.Камал. Эш узгач, терсәк тешләргә омтылудан ни файда? Ф.Яхин. Терсәкне тешләп булмау Нинди дә булса гамәл кылганнан соң, үкенеп тә үткәнне кайтара алмауны аңлау. Эш үткәч, терсәкне тешләп булмый. Мәкаль |