ТЕРРОР и. лат. 1) Сәяси яки сыйнфый көрәшнең барлык ысулларны, хәтта үтерүне кулланган үтә кискен формасы; шундый көрәш алып барылган чор. Алардагы бу сәләтне 1920 – 1950 еллар арасындагы вакыт эчендә илдә җәелдерелгән террор сәясәте әкренләп зәгыйфьләндергән. Ф.Галимуллин 2) Кемгә дә булса үтә кансызлык, аяусызлык; куркыту, янау. Карагруһлар терроры бөтен җирдә котырынды. Г.Кашшаф. Әмма Тукай турында беренче татар пьесасы дөньяга чыкканчы, --- рухи һәм физик террор канат җәйгән иҗтимагый тормышта интеккән татар әдипләренә, галимнәренә зур эш башкарырга, батырлык күрсәтергә, көрәшергә кирәк була. М.Шәрипов |