ТЕРРИТО’РИЯ и. лат. 1) Чикләре анык билгеләнгән коры җир өсте мәйданы. Әмма Оренбург губернасының бөтен территориясендә фетнәдә катнашучы татар, удмурт, мари, башкорт крестьяннарының саны 86 мең 541 кеше белән генә чикләнә алмый. В.Имамов. Дежуркадан хәбәр: май заводы территориясендә исерекләр сугыша икән. З.Мурсиев

2) Шәһәр, өлкә һ.б.ш.ның аерым халыкара кануннарга буйсынган яки үзенчәлекле статусы булган бер өлеше. Ирекле территория



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә