ТЕРРА’СА и. фр. 1) Зур өйгә терәтеп салынган түбәле киң болдыр яки коридор рәвешендәге корылма. Улының гадәтен яхшы белгәнгә, чәйне террасага хәзерләтте. К.Тинчурин. Өсләренә кигән бер генә кат күлмәкнең изүләре ачык булуга карамый, террасада утырган ике кеше эсселектән газап чигәләр иде. Гали Рәхим 2) Тау битендә табигый яки махсус ясалган баскычлардан торган горизонталь яисә бераз сөзәк мәйдан. Иртәдән алып кичкә кадәр туктаусыз эштә алар: тау итәкләренә террасалар ясап, аны дөге, бодай, кукуруз һәм яшелчә үстерү өчен җайлаштыралар. Н.Хәкимуллин |