ТЕРРАКО’ТА и. ит. 1) Яндырылган сары яки кызыл балчык; шул балчыктан ясалып, глазурь белән ялтыратылмаган эшләнмәләр (сын, савыт-саба һ.б.ш.). Бу хакта сөйли торган борынгы сурәтләр һәм терракота сыннар сакланып калган Н.Фәттах 2) Яндырылган кызыл балчык төсе. Күп очракта сипкелле хатын-кызларның макияж төсләре – алтын, терракота, зәйтүн, көрән, хаки. Сөембикә |