ТЕРНӘКЛЕ с. 1) Тернәге яки тернәкләре булган. Өч тернәкле – таймас таган, дүрт тернәкле – аумас таган. Мәкаль

2) Терәге, ярдәмчесе, тернәге булган. Тернәкле адәм түрәне кол итәр. Мәкаль

3) Хәле ныклы, хәлле. – Әллә биргән вәгъдәң бармы? – дип төпченде Сәхипҗамал апа, Гөлшәһидәнең мондый тернәкле егетләрне кире боруын бер дә яратмыйча. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә