ТЕРНӘКЛӘНҮ ф. сөйл. 1) Авыру, ачлык һ.б.ш. сәбәпләр аркасында хәлсезләнгәннән соң көч керү, аякка басу, ныгып китү, терелү. Әнисе операциядән соң тернәкләнмәде, гомер көзенә дә кермәгән килеш, авыру ирен калдырып, мәңгелек йортка китеп барды. Безнең гәҗит

2) күч. Төзекләнү, рәткә килү, җанлану, алга китү, активлашу. Урнашкач, бәләкәй генә тернәкләнгәч, әти-әниләренә посылка салыр! А.Гыйләҗев. Болай әйтергә татар мәктәпләренең, инде бөтенләй бетте дигәндә, соңгы елларда янәдән тернәкләнеп эшли башлаулары мөмкинлек бирә сыман. Б.Рәхимова

Тернәкләнә бару Торган саен ныграк тернәкләнү. Җәен онтылып торган хисләр-хыяллар кабат тернәкләнә бара. Ф.Яхин

Тернәкләнә башлау Тернәкләнүгә табан бару. Бүгенге көндә иң беренче чиратта дәүләтчелегебезне булдыру – мөһим бурычларның берсе. Хәер, бу юнәлештә нидер эшләнә башлады инде. Тернәкләнә башладык кебек. Р.Вәлиев. Сеңлем Гөлкәй дә күзгә күренеп тернәкләнә башлады. А.Хәсәнов

Тернәкләнә төшү Бераз тернәкләнү. Больницадан соң, әз генә тернәкләнә төшкәч, аңа өч бүлмәле бик шәп квартира бирделәр. Г.Ахунов

Тернәкләнеп алу Берникадәр вакытка гына тернәкләнү. 90 нчы елларда – суверенитет игълан ителгән елларда – телебез дә күзгә күренеп тернәкләнеп алды. Р.Фәйзуллин

Тернәкләнеп бетү Тәмам тернәкләнү. Җырчы әле дә, аякларына басып, тамашачы алдында концерт бирә алуына сөенеп туя алмый. Ә бит ул һаман да тернәкләнеп бетмәгән. Сәхнә

Тернәкләнеп җитү к. тернәкләнеп бетү. Тик бер Әкрәм кари гына тернәкләнеп җитә алмый иде. М.Галәү

Тернәкләнеп килү Соңгы арада акрынлап тернәкләнү. Шулай да Азат әкренләп аякка басуын, тернәкләнеп килүен, ягъни фани дөнья һәм иртәгесе көн белән кызыксына башлавын сизә. А.Тимергалин

Тернәкләнеп китү Билгеле моменттан алып тернәкләнү. Гайнекамал карчыкның улы Мирзанур комбайнда эшли башлады да тиз ара тернәкләнеп китте: өен сипләп яңартты, лапас-кура тергезде, Түбән авылдан фельдшер кыз Сәкинәне килен итеп төшерде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә