ТЕРМИТ I и. гр. 1. Алюминийның яки магнийның башка металл окисьлары белән янганда бик югары температура чыгара торган порошоксыман катнашмасы. Һәрбер яңа бөртек – илгә куәт. Дошманнарның йөрәгенә термит, фугас. Ә.Ерикәй

2. с. мәгъ. 1) Прессланган термиттан торган. Финнар аны яна торган термит шашкалар өстенә ташлаганнар, өстән бүрәнә белән бастырып куйганнар. Г.Әпсәләмов

2) Эченә термит (1 мәгъ.) тутырылган. Иптәшләренә Ислам, 1941 елда термит снаряды утында пешеп, күз нервларына зыян килүдән, дип аңлатты бу күз яшьләрен. М.Хәмитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә