ТЕ’РМИНЛАШТЫРУ ф. Сүзгә термин статусы бирү, термин сыйфатына кертү, термин сыйфатына күчерү. Рус телендәге колесница һәм двуколка арбаларын «сугыш арбасы» һәм «ике тәгәрле арба» яки «бер күчәрле арба» дип терминлаштырып булыр иде. А.Тимергалин. Семасиология тармагында тикшерүләр алып барган галимнәр әлеге компонентны денотат дип терминлаштыра. И.Бәширова

Терминлаштыра бару Акрынлап терминлаштыру

Терминлаштырып бетерү Тәмам терминлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә