ТЕРМИНАЛ и. лат. 1) тех. Берәр системаның тышкы тирәлек белән элемтәсе булган соңгы өлеше 2) Пассажирларны транспортка утырту-төшерү, йөкләрне төяү-бушату өчен билгеләнгән урын (тимер юл вокзалында яки автовокзалда – перрон, су транспорты өчен – причал, аэропортта – махсус билгеләнгән урын). Алтысыннан уникенче майга кадәр Казан аэропорты ветераннарга икенче номерлы терминалның VIP залында хезмәт күрсәтәчәк. Мәдәни җомга 3) Компьютерда мәгълүматны кертү-алу өчен билгеләнгән җайланма. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары Казандагы Р.Зорге урамында «Империя» дигән уен автоматлары салоныннан 15 уен аппараты, 18 компьютер терминалы ала. Безнең гәҗит 4) Физик затлар финанс операцияләре, чиратка язылу һ.б.ш. гамәлләр башкару өчен билгеләнгән махсус җайланма. Араларында терминалның эре купюраларны тимер акчаларга ваклавыннан да зарланучылар булган. Ватаным Татарстан |