ТЕ’РМИН и. лат. Фән, техника, сәнгать өлкәсендә, иҗтимагый-сәяси әдәбиятта аерым бер төшенчәне белдерә торган махсус атама, сүз яки сүз тезмәсе. «Иҗат методы» термины совет әдәбият фәнендә узган гасырның 30 нчы елларында гына кулланышка кертелгән. А.Әхмәдуллин. Җөмләдән, «вакытлы матбугат» дигән терминдагы «вакытлы» сүзен дә, безнеңчә, мотлак үзгәртергә кирәк. Х.Сарьян



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә