ТЕРЛЕК и. Йорт хайваны, мал (башлыча тояклы мал). Шуңа күрә терлекләр дә аны яратмаганнар һәм бервакыт йоклап яткан Мачинны таптап измәкче булганнар, ди. А.Тимергалин. Шулай ук аларның сарык, кәҗә ише терлекләре дә бар. А.Нәҗми ◊ Терлек асты Яңа салам, торф һ.б.ш. җәелеп, даими тазартылып торырга тиешле абзар идәне. Терлек астын коры тоту да әһәмиятле. Т.Әйди. Чыгарылган торф ягулык, ашлама сыйфатында һәм терлек астына җәю өчен кулланыла. Биология |