ТЕРКЕЛДӘ’Ү ф. Терек-терек итеп атлау, йөрү, тәгәрәү. Вагоннар теркелдәп китеп баралар, кинәт Сәкинә тавышы яңгырый. А.Гыйләҗев. Фәһимә башта җәяү теркелдәде. Д.Каюмова

Теркелди башлау Теркелдәргә тотыну. Туры бия, Фәтхелислам агай дилбегә кагуга, тагын үз көенә әкрен генә теркелди башлады. Ф.Абдуллин

Теркелди бирү Бернигә карамый теркелдәү. Үз юллары юл, пристань ягына теркелди бирделәр. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә