ТЕРКӘ’Ү ф. 1) Нинди дә булса әйберләрне янәшә беркетү; үзара терәтеп кую. Бер-берсенә теркәп салынган вак-вак корылмалар зур ямаулыкны хәтерләтә. Р.Зарипов. Такталарны теркәп тезү

2) Аерым кисәкләрне билгеле бер тәртип белән җыю. Әле дә хәтеремдә: әтием үз куллары белән ясаган агач сәкедә, әнием үз куллары белән теркәп теккән корама юрган астында без тезелешеп йоклыйбыз. Ф.Шәрәфетдинова

3) Кенәгә, папка һ.б.ш.га берәр яӊа документ, нинди дә булса язу өстәп беркетеп кую. Инспектор тартмадагы язуларны зур кызыксыну белән янә бер тапкыр карап чыкты да беркетмәгә теркәп куйды. Ш.Шәйдуллин

4) Нинди дә булса вакыйганы тикшерү эшенең документлары җыентыгына шул эшкә мөнәсәбәтле берәр әйберне кушу. Фарукҗан Галимҗан абыйсы сейфтан алып биргән унатарны алтын остасы асылташлар тикшергән шикелле күздән кичерде, соңра фаҗига урыныннан табылган дип беркетмәгә теркәлгән пуляны да искиткеч игътибар белән әйләндергәләп бакты. Т.Әйди

5) Нинди дә булса фактны, фикерне язып кую. Китапсыз гына юрап; балаларыңның санын, оныкларыңның яшен искә төшереп; өнең белән буталган төшеңне гамәл дәфтәреңә теркәп; оялтмыйча һич туктамаслар. К.Кәримов. Наталья Комарова изге теләкләрен Мактаулы кунаклар китабына теркәде. Мәдәни җомга

6) Нинди дә булса рәсми оешмада юридик яктан рәсмиләштерү, регистрация ясау һ.б.ш. Машиналарны тикшерәсе, катнашучыларны теркисе бар. Татарстан яшьләре

7) Әзер текстка башка бер әсәр өзеге кертү; җыентыкка башка бер авторныкы булган яисә башкачарак бер әсәрне өстәп кую. Пьесаларга иллюстрация рәвешендә язылган музыкаларның күпчелеге --- әсәргә теркәп куелган оригиналь җырлардан гыйбарәт. М.Җәлил

Теркәп бару Эзлекле рәвештә барысын да теркәү. Берсе – начар, икенчесе яхшы гамәлләрне теркәп бара. З.Мәхмүди. Шундый бер җыелышта Гайсәр Галие Таҗиның чыгышын протоколга теркәп барган. К.Кәримов

Теркәп кую Тиз генә яки алдан ук теркәү. Асылов Мәүлиха апа әйткәннәрне теркәп куйды, кул куйдырды. А.Гыйләҗев. Чөнки авыл Советы секретаре туу турында таныклыкларына шулай теркәп куйган. Т.Нәҗмиев

Теркәп узу Эш, сүз уңаеннан теркәү. Ул [Сөләйманов] иң элек ферма мөдиренең бүгенге җаваплы җыелышка бик өстән генә хәзерләнеп килүен зур бер гаеп итеп теркәп узды. Ә.Еники

Терки бару Бер-бер артлы барысын да теркәү. Шәмси мулла аларны прошениегә килештереп терки барды. М.Галәү

Терки башлау Теркәргә тотыну. Иргәш авылдашларыннан кемнең кайсы байга никадәр бурычы булганын, шуны түләргә күпме мал китүен терки башлады. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә