ТЕРКӘЛҮ ф. 1) төш. юн. к. теркәү . Менә шул эшне тикшерү вакытында, ни хикмәттер, сезнең исемегез теркәлгән бер язу-кәгазь табылды. З.Бигиев 2) иск. Орыну, кушылу, терәлеп тору. Ачулы һәм кәефсез вакытларында аның [Корбангалинең] иреннәре бергәрәк теркәлә. Ш.Камал 3) Янәшә яки бер-бер артлы тезелеп тору. Аның әмерен көтеп, әнә бер җепкә теркәлгәндәй, салмак дулкын өстендә саллар тибрәлә. М.Әмирханов 4) Бер-берсенә беркетелеп, тезелеп ясалу. Шпаллардан теркәлгән мунча сыман куышта ул [Ислам] бердәнбер хуҗа булып калды. Н.Фәттах 5) Бербөтен булып, бер төпкә төпләнү (китап-дәфтәр тур.). Бу әсәр бергә теркәлгән хатирә дәфтәрләреннән гыйбарәт. М.Гафури Теркәлә бару Рәттән булган берсе теркәлү. Кем белән очрашкан, күрешкән, кемнәрдә кунакта булган – һәммәсе теркәлә бара. Р.Мөхәммәдиев Теркәлә башлау Теркәлергә керешү. Ул вакытта балалар аз туган, үлүчеләр күп булган, гаиләләр азрак теркәлә башлаган. Безнең гәҗит Теркәлеп бару к. теркәлә бару. Төрле оешмалардан килгән рәсми кәгазьләр дә, аерым кешеләрдән алынган үтенечләр һәм аларга Чеканың үз җаваплары да шулай ук теркәлеп барырга тиеш иде. Т.Әйди Теркәлеп кую Тиз генә яки алдан теркәлү. Балалар ишетәләрме моны, юкмы, аңлыйлармы, юкмы – бу теләк-догалар инде күкләргә киткән, тәкъдир китапларына теркәлеп куелган иде. Ф.Бәйрәмова |