ТЕРЕЛҮ ф. 1) Үлгәннән соң яки үлем чигенә җиткәннән соң тагын яши башлау. – Кабернең ташын нык бастырган булсагыз ярый, казакның бер сүзе бар: яман адәм яңадан терелә икән, – диде [Биремҗан]. Г.Ибраһимов 2) Савыгу, сәламәтләнү, манту. Нәфисә терелә, диегез, юатыгыз үзен. Г.Кутуй. Акчадан котылгач, ул чак кына җиңеләеп, чирдән терелгән кеше сыман, хәлсез аякларын авыр сөйрәп, баскычтан менеп китте. А.Гыйләҗев 3) күч. Җанлану, хәрәкәткә килү. Абыем мине күрде, Яныма чабып килде. Баскычка менеп баскач, Кулына ачкыч алгач, Нидер эшләгән итте, – Сәгатем терелеп китте. Җ.Тәрҗеман 4) күч. Яӊадан кабатлану, кайту. Янган яшьлек, Үткән мәхәббәтләр – Алар мәңге миндә терелмәс. Һ.Такташ. Китеп барган җәйнең Озын керфекләре арасыннан Җылы күз яше тамды – Терелде күңелем гөлләре. Ф.Яхин Терелә башлау Терелүгә табан бару. Алар өчен чын проблемалар терелә башлагач туа. А.Хәсәнов Терелә төшү Берникадәр терелү. Салих терелә төште. Ул хәзер аксап кына йөри. Г.Исхакый Терелеп бетү Тәмам терелү. Нәфисә дә терелеп бетә алмады. Г.Гыйльманов Терелеп җитү Ахыргача терелү. Ул бит әле һаман да тәмам терелеп җитмәгән, тиз генә эшкә чыга алмаячак. Н.Әхмәдиев Терелеп килү Соңгы арада терелә башлау. Баласының тамагында дифтерия түгел, үлекле ангина булган икән, ул инде терелеп килә. Д.Каюмова Терелеп китү Ниндидер вакыттан, сәбәптән соң терелә башлау. Әле генә еларга җитешкән ханым кинәт кабынып, терелеп китте. З.Хөснияр |