ТЕРЕЛТҮ ф. 1) Үлгәннәргә яки үлә башлаганнарга яңадан җан кертү, тергезү, тере итү. Апаны кабердән казып чыгарулары бар бит. Аны барыбер терелтеп булмый, тыныч йокласын, мескенкәй. Г.Әпсәләмов. Ул күзсезләрне күзле иткән, аксакны йөрткән, саннарын төгәл иткән, үлекләрне терелткән. Ф.Яхин

2) Авыруны савыктыру, сәламәтләндерү, аякка бастыру. Чыкмаган җанда өмет бар, дигәндәй, бәлки, алып китеп, чынлап та терелтеп, аякка бастырып кайтарырлар ---. Ә.Еники

3) күч. Кире кайтару, торгызу, яңарту. Ә күргәнебезчә, Булатта спектакльне терелтү өчен мөмкинлекләр аз түгел. Безнең гәҗит

Терелтә башлау Терелтергә тотыну. КБМҮдә балаларны «көнгерә» алымы буенча карап терелтә башладылар. Мәдәни җомга

Терелтеп җибәрү Кинәт терелтү. Апрельнең җепшек кичендә, мәҗлестән кайтышлый, көтелмәгән бу кыска сөйләшүнең, әйтәсе дә түгел, минем үземә тәэсире көчле булды: күптән инде сүнгән өмитне ул яңадан терелтеп җибәрде... Ә.Еники

Терелтеп тору Әледән-әле терелтү. Сине, яшьлек елларыбызның, бәхетле чорыбызның иң якын, аерып алгысыз кешесе буларак, без хәтеребездә гел терелтеп торабыз, янәшәбездә тоябыз. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә