ТЕРЕЛЕК и. 1) Тере булу хәле; җанлылык, исәнлек. Җырларда табигать картиналары бөтен терелеге, нечкәлекләре белән бирелгән. Г.Нигъмәти. Бөтен терелеге, җаны күзләрендә генә иде микәнни соң аның? Ф.Садриев 2) Активлык, җанлылык, җитезлек. Берлектә – терелек. Мәкаль. Ул үзенең гаять терелеге, үткенлеге, янып торган сирәк матурлыгы белән барысыннан да аерылып тора. Ф.Бәйрәмова 3) Җитезлек, уяулык, сизгерлек. Мин беренче очратканда ук, ул инде студент, иптәш кызларыннан терелеге, үзен аурупача иркен тотуы белән аерылып тора иде. Т.Әйди |