ТЕРЕЛӘНҮ 1) сир. Терелү, сәламәтләнү, савыгу. Казанда укый башлагач, тереләнеп, үсеп тә китте. Безнең гәҗит 2) Тере (2 мәгъ.) булып китү, җитезләнү, җанлану. – Мәсәлән, аяк киемен урлаган өчен күп бирәләрме? – диде Мидхәт, тереләнеп. З.Хәким Тереләнеп китү Акрынлап тереләнү; соңгы арада тереләнү. Вәсим тереләнеп китте: – Минемчә, монда сәбәп әтиемнең язмышына бәйләнмәгән. З.Хәким |