ТЕРЕЛӘЙ рәв. 1) Тере, исән, җанлы килеш. – Әгәр дә мәгәр, – диде ул, – бертуган энесенең кайтуыннан файдаланып, өебез эчендәге шомлы хәлләрне, Сабитның явызлыгын, кансызлыгын, азганлыгын, хатынын тереләй ләхеткә тыгуын түкми-чәчми ачып салсам?.. А.Гыйләҗев

2) күч. Кызганусыз, аяусыз, жәлләмичә. Тереләй тунадылар бит агачны. З.Мәхмүди. Синдәй хаинга үлемнең дә хәтәрен табарбыз --- я зәңгәрсу залда юкка чыгарырбыз, яисә тандыр-кабабта тереләй кыздырырбыз. Р.Мирхәйдәров

Тереләй сую к. тереләй тунау. Мине тереләй суясың киләме әллә. Р.Сәгъди. Үтерде, тереләй суйды. Мин әле аны сәрхушка санаган идем, ә ул китте акыл өйрәтеп, китте... Ф.Яхин. Тереләй ашау Бик каты җәзалау, интектерү яки әрләү, тиргәү һ.б.ш. Тукта, министрга хәбәр итим әле, югыйсә тереләй ашый ул мине. Р.Сәгъди. И анысына куандым: өйдә калсам, Төркиядә юкка-барга туздырган акчалар өчен хатын тереләй ашый иде бит үземне. Н.Әхмәдиев. Тереләй йоту Зур кыенлык тудыру; кискен каршы чыгу. Югарыда әйтелгән «алтын кагыйдә»нең кирәклеген безнең халыкка әйтеп карыйк әле – тереләй йотачаклар. Кызыл таң. Тереләй тунау 1) Кайтарырга яки түләргә тиешле акчаны тулысынча биреп бетермичә, күпмедер өлешен тотып калу яки нәрсәдер өчен бик кыйбат түләтү. Хуҗа безне тереләй тунаучылар дип саный, гәрчә без аңардан күпме каерганнарын белми дә калабыз. Казан утлары; 2) Кансыз рәвештә бик нык җәзалау; кирәкне бирү. Сизеп торам, Шәйхетдин абый, тереләй тунаячаклар безне. М.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә