ТЕРЕ’К-ТЕРЕК иярт. 1. Аякларны тиз-тиз алмаштырып, вак-вак атлап юырту, йөгерү, бик тиз бару рәвешен белдерә. Карт тирәкнең, агайларның Язмышлары бер үк кебек. Шуңа, ахры, агайлар да Теркелдиләр терек-терек. Ч.Мусин

2. рәв. мәгъ. Вак, җиңел хәрәкәтләр белән, ашыкмыйча (юырту, йөгерү һ.б.ш.). Терек-терек киттек тагын. М.Вәли-Барҗалы. Ялкау алаша кебек гомерең буе терек-терек барганчы, сабан туе аргамагы сыман беренче килеп, янып егылуың яхшырак түгелме? Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә