ТЕРЕКЛЕ’К ИТҮ ф. 1) Җанлы, тере булу, яшәү, яшәү процессында булу. Тереклек итүнең төп шарты булып матдәләр алмашы исәпләнә. А.Тимергалин. Ароморфоз --- тереклек эшчәнлегенең интенсивлыгын арттыра торган, ләкин тереклек итүнең кискен чикләнгән шартларына тар җайлашу гына булмаган эволюцион үзгәрешләрдән гыйбарәт. Гомуми биология 2) Үсүне дәвам итү, шиңеп, корып, яшәүдән туктамау (үсемлекләр тур.). Берән-сәрән генә утырган нарат үсентеләре һаман бирешмәгәннәр әле, тереклек итеп азапланалар. А.Гыйләҗев 3) Гомер итү, көн итү, тормыш алып бару. Элекке теләнче Мохтар хәзер инде Мохтар әфәнде Хәмитов булып, имам булган Хисаметдингә үз акчасына мәдрәсә салдырды вә мәдрәсә шәкертләренә кесәсеннән, тереклек итәр өчен, акча билгеләде. М.Акъегет. Хакыйкатькә генә хезмәт итәргә тиешле затларны бүксә хакына эшләтергә азапланган заманда тереклек иткән булабыз. Н.Сафина |