ТЕРЕКЛЕК и. 1) Җанлы булу; терелек. Күп заманнар буенча ачлыктан кыркылып бөрешкән эченә кинәт ашау ярамадымы, әллә, аның тәнендә тереклек акрынлап бетә-бетә, шулай үлем җиткән чагына туры килделәрме – моны белә алмадылар, белергә дә теләмәделәр. Г.Ибраһимов

2) Тере организм булу сыйфаты. Лотос орлыклары --- торф катлавында ике йөз илле ел буе тереклекләрен саклап калалар һәм шытым бирәләр. Робинзон эзләреннән

3) Исән чак, дөньялык. Тереклектә сыйлашмасаң, үлгәннән соң елашма. Мәкаль. Кич сибелгән Айның нурларында Олы җиһан тулы серләр бар, Тереклектә һәркемнең үз җаны, һәрбер җанда олы хәят бар. А.Нәҗми

4) Гомер итү, яшәеш; яшәү. Җирнең йөзе матурлана кояш белә, Барчабызның тереклеге шуннан килә. М.Гафури. Хәлбуки илләр, халыклар кебек, елгалар үзләре дә бозыла, тереклек чыганагы булган чиста сулар зарарлы матдәләр белән агулана. С.Сабиров

5) Яшәргә, үсәргә омтылыш, яшәү дәрте; яшәү көче, яшәү стимулы. Ләкин бу күзләрдә тереклекнең актык чаткысы да сүнгән иде инде. Г.Ибраһимов

6) Җан иясе, тере булган һәр нәрсә. Бу вакытта ике фәрештә кояшны алтын чылбырлар белән Каф тавы артыннан өстерәп чыгардылар, дөнья нурга манчылды, урамнарда тереклек кайный башлады. Ф.Әмирхан. --- диңгезнең үлгән балыкларын һәм башка тереклекләрен ашарга ярый. Н.Ибраһимов

7) күч. Җанланып китү, җанлылык, хәрәкәт. --- яз җиле кояш батышы ягыннан аерым бер акрынлык һәм тынычлык белән исә дә дөньяга яңару һәм яшәрү исләре чәчә һәм бөтен җанлы һәм җансыз нәрсәләрне үзләренә бер төрле тереклектә коендыра иде. Ф.Әмирхан

8) күч. Тормыш, көн итү, көнкүреш. Шәригать аларга ирләргә биргән хөрриятне вә тереклек эшләрен алдан күрүдә ирләрнекенә тиң ясаса, хиҗаб аларны эшкә керешүдән тыя вә хәбескә саладыр. Г.Бубый

Тереклек иясе к. җан иясе. Җирдәге тереклек ияләренең күбесен ашыгыбрак әрәмтамакка чыгармыйсыңмы? А.Хәсәнов. Кешенең һәм барча тереклек ияләренең табигый сайланыш юлы белән барлыкка килүен исбат иткән дарвинизм фәне Аллаһны инкяр итми, киресенчә, ул Аның бөеклеген генә күрсәтә, чөнки болар барысы да илаһи программа буенча тормышка ашырыла бит. А.Тимергалин. Тереклек суы к. тере суы. Аның адымнарын, тавышын ишетү, аның кулыннан ризык кабу, күздәге һәм кулдагы бәйләвечне алыштырганда, аның бармаклары җылысын тою үлеп барган җанга, әкияттәге тереклек суы кебек, шифа бирә иде. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә