ТЕРЕКЛӘНҮ ф. 1) Терелү, савыгу, сәламәтләнү

2) күч. Җанланып, рухланып, активлашып китү. --- хөкүмәтебезнең шифалы, саф җилләр кебек әледән-әле исеп торган, һәрнәрсәне терекләндергән бөек карарлары безнең Кенәлене читләтеп кенә уздылармы әллә? М.Хәсәнов

3) күч. Ныгып, тормыш хәлләре әйбәтләнеп китү; тернәкләнү

Терекләнә башлау Терекләнергә тотыну

Терекләнеп бетү Тәмам, бик нык терекләнү

Терекләнеп килү Күптәннән бирле терекләнү. Үлмәс җанга бер сәбәп дигәндәй, начылый-начылый гына терекләнеп килдек, туганай. Мәйдан

Терекләнеп китү Соңгы арада терекләнү. Сәхнә сәнгатенең шулай терекләнеп китүе әдәбиятның үзенчәлекле жанры булган драматургиянең тизлек белән үсүен булдырды. Татар әдәбияты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә