ТЕРЕ с. 1. 1) Үлмәгән, җанлы булган, исән (кеше яки хайван тур.). Шуннан соң гына Миңнулла үзенең теге чокырдагы мәетләр арасында түгел, ә тере кешеләр арасында икәнлеген аңлады. В.Нуруллин. Менә синең моңарчы тере төлке күргәнең юк иде. Н.Хәсәнов

2) Организм буларак яши торган, тереклек иткән. Тере күзәнәкләрнең гади бүленү юлы белән үрчү ысулы да ташланмаган, бактерияләр генә түгел, катлаулы организмдагы күзәнәкләр дә шул юл белән үрчиләр. А.Тимергалин

3) Шиңмәгән, сулмаган (үсемлек тур.); ясалма булмаган. Такталар алдында тере чәчкәләр. Т.Әйди

4) Нәкъ үзе булган, чын, асыл хәлендәге (сирәк очратыла торган кеше һ.б.ш. тур.). Тере кулак күргәнем юк, ди идең, Гаяз, менә шушы инде ул, күр. М.Әмир. Әлбәттә, тере депутатны үз гомеренә беренче тапкыр күргән авылның хәлен аңларга мөмкин иде. Ф.Җамалетдинова

5) күч. Җанлы, хәрәкәтчән, йөгерек. [Мәхмүт] Өстәвенә, бик кызыклы итеп сөйли; шул сөйләм рәвешеннән чыгып, аның бик тере, хәрәкәтчән, күзәтүчән, мавыгучан малай икәнлеген күреп алабыз. И.Гази. Әнә минем Габделхәмитнең малае. Яңача тәрбиялиләр. Шулкадәр тере бала. Һич кенә дә тик тормый. М.Мәһдиев

6) күч. Актив табигатьле, үткен, җитез, чая характерлы. Тынгысыз, тере малай көн буе диярлек елга буенда, тау араларында югалып йөри. Ә.Еники. Бала чакта мин дә бик тере, чая бала идем, авыруның нәрсә икәнлеген дә белмәдем. Ф.Бәйрәмова

7) күч. Изрәрлек дәрәҗәдә пешеп җитмәгән; бик үк пешеп җитмәгән (ярма һ.б.ш. тур.). Менә дигән бутка булып чыкты. Тозы да чак. Ярмасы да тере түгел. Г.Толымбай. Аны ашый башлагач: – Дөгесе тере, ите аз, майга лычкылдаткансың, – дип, савытын этеп җибәрде, пылау өстәлгә чәчелде. Ф.Садриев

8) күч. Әле янып көйрәп яткан, уты сүнеп бетмәгән (күмер, куз тур). Тере күмер – тиле күмер [янгын чыгара]. Мәкаль. Сулышымнан ут бөркелә: Тере күмер – уртларымда. Эссе! И.Киньябулатов

9) күч. Күзгә ташланып торган, ярылып яткан, ап-ачык. Санасаң санап бетмәслек ялгыз әти-әниләр. Кичә ил тоткасы булган – Бүген тере ятимнәр. Җыр. Илдар өчен Мирсәй бер тере хәсрәт кенә булды. Г.Гобәй

2. и. мәгъ. Җанлы зат, тереклек иясе. Үлем үрләмәсен терегә. Тере тәгәрәтсен үлемне. Ф.Кәрим. Тәбәнәк, болаңгыр күктә ягымлы кояш күренде; тирә-якны яктыга, куанычка күмеп, җирдәге барлык терегә күз кысып, шаярып, кайнар укларын яудырды. Н.Фәттах

3. рәв. мәгъ. Исән килеш, җанны саклап. Авыр үлем белән көрәшәбез. Исәп әле тере калырга. А.Алиш

Тере архив к. тере тарих. Күпләр аны «тере архив» диләр. Сәхнә. Тере килеш тунау к. тереләй тунау. Тере көйгә тунау к. тереләй тунау. Тере көч Хәрби техникадан аермалы буларак, сугышчылар, солдатлар һ.б.ш. гаскәри состав. Курск дугасында без аны уратып алып, кораллы тере көчен юк итә алмадык. З.Зәйнуллин. Тере коридор Ике якка тезелеп баскан кешеләр хасил иткән аралык. Үлем мәйданына алып керә торган зур бушлыкның як-ягында, тере коридор булып, ике-өч метр саен кораллы эсэсчы тора. М.Хәсәнов. Тере почмак Мәктәптә һ.б.ш.да гадәттә вак йорт хайваннары асрала торган урын: кечкенә зоопарк. Тере почмак булдырып, анда аквариум балыкларын, җитез кәлтә кебек хайваннарны тәрбияләргә өйрәнделәр. Туган як. Тере су к. тере суы. Шулай да, Нургаязның бабасы элекке елларда моны үзенчә гөманлап аңлата торган булган, диләр. Имеш, бу – тере су, тирә-юньдәге калын урманның җаны. Р.Мөхәммәдиев. Тере суы миф. Үлгәннәрне терелтә, аларга җан кертә, авыруларны савыктыра, аякка бастыра һәм, гомумән, көч-куәт арттыра торган су. Надан кулыннан су эчмә, тере суы булса да. Мәкаль. Иртәгесен җир өстенә барып баскач, Нәфисә, бодаеның тере суы бөркегәндәй күпереп китүен күреп, тагын куанды. Г.Бәширов. Тере тарих Озак яшәп, күпне күргән, бик күпне белүче һәм күргән-белгәннәрен бик теләп сөйли торган кеше. Әле күптән түгел генә сыман Күзкәй авылының мәдәният йорты сәхнәсендә без авылыбызның тере тарихы, авылдашларының горурлыгы Галимҗан Шакирҗан улы Вәлиевның 90 яшен гөрләшеп бәйрәм иткән идек. Якты юл. Тере тутый тоту Көтелгәннән, өмет ителгәннән дә артыграк уӊышка ирешү турында. Тимер чынлап та, тере тутый тоткан шикелле булды. Ф.Сәйфи-Казанлы. Тере чәчәк Кәгазь, тукыма һ.б.ш. эшләнгән бизәкләрдән аермалы буларак, табигый чәчәк. Гаҗәп, дип уйлады Тукай, кыш азагында тере чәчәкләрне кайдан ала икән бу туташ? Р.Батулла. Өстәл уртасындагы матур вазада – тере чәчәкләр. Т.Әйди. Тереләй тунау 1) Кемгә дә булса зур начарлык эшләү, бик авыр хәлгә кую; физик яки рухи газапларга дучар итү. Ул чагында әнисе Ихсанбайны тереләй тунаячак. Т.Гарипова; 2) Матди байлыгын, акчасын һ.б.ш. көчләп тартып алу, талау, күп итеп түләттерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә